Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Нәүрүз - яз бәйрәме»

Шушмабаш авылында шаулап гөрләп Нәүрүз бәйрәме үтте.«Нәүрүз» – « Яңа көн» дигән мәгънәне аңлата. Язны каршы алу бәйрәме көн белән төн тигезләшкән  көнне 21 мартта үткәрелә. Шушмабаш авылында Нәүрүз бәйрәмен үткәрү матур традициягә әверелде. Шушмабаш авылы  мәдәният хезмәткәрләре тарафыннан оештырылган бу бәйрәм, быел да бик күңелле узды. Татар халкының милли йолаларын искә төшереп Нәүрүз такмаклары әйтелде. Кунелле уеннарда балалалар белән бергә, бәйрәм тамашасына килгэн авылдашларыбыз да бик теләп катнашты. Авылдашлар берсен- берсе бәйрәм белән котлады