Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Дуслык күпере

Шушмабаш авыл үзешчәннәре күрше Мари республикасы Сәрдәял клубына барып концерт оештырып кайттылар.“Дуслык күпере” концерты җырлы-моңлы гадәти кичә генә булып калмады, Сәрдәял авылы халкын аралаштырды, күрештерде, шул ук вакытта тормышны изге гамәлләр белән бизәп яшәргә этәргеч тә булгандыр.