Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Мин хатын-кыз”

Шушмабаш авыл китапханәдә “Таяныч” клубы әгъзалары өчен Халыкара хатын-кызлар көненә багышланган ял кичәсе шундый исем астында үтте. Әле урамнарда кар көртләре, әле күктән йомшак кар явып тора, әмма һавада инде яз сулышы сизелә, табигать инде йокыдан уянырга әзерләнә. Тик табигатьтән дә алданрак, иң җылы һәм ихлас бәйрәмне – 8 мартны көтүчеләрнең йөрәкләре наз һәм рәхмәт белән тула. Кичәдә әлеге бәйрәмнең Борынгы Римнан бүгенге көнгә кадәрге тарихы турында сөйләделәр. Бөек фикер ияләре, язучылар, шагыйрьләр Хатын-кызга үзләренең гимннарын мәңгелеккә калдырганнар! Ягымлы ханымнар адресына күп кенә рәхмәт, сөю сүзләре һәм котлаулар яңгырады. Аларга төрле күңел ачу-уен программасы тәкъдим ителде. Кунаклар конкурслар һәм викториналарда катнаштылар. Китапханәче  язучы хатын-кызлар белән таныштырды, аларның китапларына күзәтә ясады. Катнашучылар чәй артында яраткан җырларын җырладылар, хатын-кыз хәйләләре һәм серләре белән уртаклаштылар.