Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Муса Җәлилнең батырлыгы – үлемсез.»

Герой-шагыйрь Муса Җәлил − татар шигърияте түрендә якты янган йолдызларның иң зурысы. Аның иҗат җимешләре һәм андагы рухи яктылык − безнең мактанычыбыз һәм горурлыгыбыз. Аның исеме мәдәниятебез тарихының үткәне, бүгенгесе һәм киләчәге белән мәңгегә бәйләнгән. Шушмабаш авылы “Ак калфак” балалар бакчасында герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 тулуга багышланган әдәби иртә булды. Укучылар  кичәдә Муса Җәлилнең шигырьләрен сәнгатьле итеп сөйләделәр, язучының тормыш юлы һәм биографиясе белән таныштырдылар. Бакча балалары  “Кызыл ромашка” биюен биеп күрсәттеләр. “Ишек төбендә”, “Әтәч”, “Карак песи”, “Куян”, “Маэмай”,  “Күке”, “Сәгать”шигырьләрен сөйләделәр.
Кичә дәвамында китапханәче  герой- шагыйрь, аның батырлыгы турында тамашачы-балаларга киңкырлы мәгълүмат җиткерде. Кичә бик эчтәлекле һәм матур узды.