Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Коррупция – катлаулы социаль-сәяси күренеш.

8 нче декабрь көнне Шушмабаш авыл китапханәчесе “Без коррупциягә каршы” дип аталучы кичә үткәрде. Кичәнең беренче өлешендә  ”Татарстан Республикасында коррупция белән көрәшү ысуллары”,”Коррупция белән көрәшү безнең бурычыбыз!”," Коррупциягә каршы без нәрсә эшли алабыз?” кебек сорауларын ныгытып карадык. Укучылар үзләренең фикерләрен белдерделәр, кызыксындырган сорауларына жаваплар алдылар.  Әлеге темага карата  шигырьләр укылды.Икенче өлештә викторина булды. Ул ришвәтчелек темасына карата сораулардан төзелгән иде. Укучылар 2 командага бүленеп ярыштылар.Ришвәтчелеккә каршы көрәш -  һәркемнең намус эше. Һәрберебезгә аны безнең җәмгыятебезне җимерү коралы икәнен аңларга гына кирәк. Әйдәгез, апалар-абыйлар, бер-беребезнең күзенә туры карап, намуслы, гадел булып яшик. Шул чакта гына безнең дәүләтебез тагын да баерак, тагын да матуррак булыр!