Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Әниләрнең дә әниләре сез, и, кадерле газиз әбиләр!

25 ноябрь көнне Әниләр көненә багышлап, мәдәният йортында кичә үтте. Анда авылыбызның хөрмәтле кешеләре әбиләр чакырылды. Кадерле әниләребез чәй өстәле артында чын күңелдән бәйрәм иттеләр, җырлар җырладылар, күңелле хатирәләр, бала тәрбияләүдә булган тәҗрибәләре  белән уртаклаштылар.