Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“ Ана назы җирдә мәңгелек”

Әниләр көне  - һәр кеше өчен мөһим көн, иң дулкынландыргыч бәйрәмнәрнең берсе, чөнки балачактан алып соңгы көнгә кадәр без барыбыз да күңелебездә бердәнбер һәм кабатланмас образны – әни образын алып барабыз. Әниләр көне - мәрхәмәтле ана йөрәге, авыр һәм сизелми торган хезмәте өчен әнигә хөрмәт һәм рәхмәт белдерү өчен менә дигән форсат. Төрле илләрдә Әниләр көнен бәйрәм итү традициясе төрле даталарга туры килә, әмма бу көннең төп мәгънәсе – хатын-кыз-әнинең әһәмиятен, җәмгыятьтә гаилә нигезләрен ныгыту мөһимлеген күрсәтү. Ел саен без әниләр бәйрәмен зурлап билгеләп үтәргә тырышабыз. Быел да бу матур датаны “Ана назы җирдә мәңгелек” дигән исемдә музыкаль кичә белән билгеләп үттек.Үзешчәннәр тарафыннан әниләргә багышланган иң матур җырлар һәм теләкләр җиткерелде. “Шушмабаш гүзәлләре” ансамбле үзләренең әниләренә һәм авылдагы барлык әниләргә багышлап дәртле җырларын бүләк иттеләр. Татар әдәбиятында ана образы иң хөрмәткә лаек образларның берсе. Кичәне алып баручы әдәби китаплардагы әниләр турындагы матур өзекләр белән тамашачыны таныштырды.