Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Бурычлар һәм хокукларны әкиятләр аша өйрәнәбез”

10 декабрь - халыкара һәм милли бәйрәм, бөтен хокук саклау җәмәгатьчелеге өчен үзенчәлекле көн – БМО Генераль Ассамблеясы тәкъдиме белән 1950 елдан башлап ел саен, кеше хокуклары гомум декларациясен кабул иткән көнне билгеләп үтелә торган Кеше хокуклары Көне. Шул уңайдан бишенче сыйныф укучылары белән “Бурычлар һәм хокукларны әкиятләр аша өйрәнәбез” дигән викторина булып узды. Балалар әкиятләрдә хокук бозу очракларын табып, хокуклар турында өйрәнделәр,”Права ребенка”видеоролик карадылар. .Китапханәче “Я имею права”дип исемләнгән китап күргәзмәсенә обзор ясады.