Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Күңелләре белән көчлеләр”

Халыкара инвалидлар көненә багышланган инвалидлар декадасында Шушмабаш авыл китапханәсендә “Күңелләре белән көчлеләр” китап күргәзмәсе төзелде. 5 нче декабрьдә китапханәче  Ч.Ф.Зарипова күргәзмәгә библиографик күзәтү үткәрде. Күргәзмәдә яралы язмышка дучар булган талантлы шәхесләребез Ф.Яруллин, Р. Шәрипов, К. Шәфыйкова, Г.Сәгыйров китаплары белән беррәттән врачлар тормышын яктырткан, төрле авыруларны җиңгән кешеләр турындагы китаплар да урын алган иде. Бу китаплар һәммәсе яшәешнең мәгънәсен югалтмыйча тормышка  өмет белән карарга өндиләр. Күзәтүне тыңлаган укучылар моңа тагын бер кат ышанып киттеләр.