Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Библиотека идет в гости»

Инвалидлар Декадасының төп максаты – халык игътибарын, сәламәтлегендәге кимчелекләр нәтиҗәсендә эшкә сәләтсез булган кешеләрнең проблемаларына юнәлтү, аларның ирекләрен һәм хокукларын яклау, иҗтимагый тормышта катнашуларын булдыру. Шулай ук без бу атналыкта үзебезнең әхлакый сыйфатларыбызны да барларга тиеш. Ярдәм итәбезме без инвалид кешеләргә һәм ничек итеп аларга ярдәм күрсәтә алабыз? Җылы сүз, игътибар авыру кешеләргә беркайчан да артык булмый.Шул уңайдан Шушмабаш авыл китапханәчесе  авыл җирлегендә яшәүче инвалид балалар Матвеева  Индираның һәм Закиров Искәндәрнең хәлен белергә барды. Аларны бүләкләр, җылы сүз белән куандырырга тырыштык. Безнең кечкенә генә игътибарабызга аларның әти-әнисе дә бик сөенде. Дуслар, ярдәм итик, күбрәк сөендерергә тырышыйк бу атнада мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрне!