Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Знать, чтобы уберечь себя»

26 июнь-Наркомания белән көрәш көне 1987 елда БИОның Генераль Ассамблеясе тарафыннан булдырылган. Бу датага  китапханәдә «Без наркотикларга каршы!» китап күргәзмәсе-уйлану оештырылган. Күргәзмәдә ил халкы сәламәтлегенә һәм милли иминлеккә глобаль куркыныч буларак наркомания проблемасына багышланган китаплар, брошюралар, журналлардан мәкаләләр тәкъдим ителгән. Монда шулай ук наркоманиянең яшьләрнең физик һәм мораль сәламәтлегенә һәм Россия җәмгыятенең социаль тотрыклылыгына тискәре нәтиҗәләре яктыртыла. Яшьләр өчен төрле яктан файдалы материаллар бар. Күргәзмә үсмерләрдә генә түгел, өлкәннәрдә дә кызыксыну уятты. Чөнки наркомания кебек мәкерле бәла теләсә кайсы, хәтта иң имин гаиләгә дә килеп керергә мөмкин. Күргәзмә укучыларга уйланырга тәкъдим итә.