Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

“Күңелле дә шул, Ералаш”

5 нче ноябрь көнне Шушмабаш авыл китапханәсендә 2016 ел – Кино елына багышланган чара үтте. Китапханәче Зарипова Ч.Ф.балалар өчен “Күңелле дә шул, Ералаш”дигән тематик әңгәмә үткәрде. Ул «Ералаш» киножурналының  барлыкка килү  тарихы турында сөйләде. Аннан соң  иң беренче 1974 нче елда тәшерелгән һәм хәзерге яңа серияләрен карадылар. Балалар, үзләренең яраткан серияләрен  искә алдылар, элек төшерелгәннәре белән хәзергеләре арасында аермалар турында фикер алыштылар.