Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Без булдырабыз. Без бергә»

Халыкара хатын-кызлар көне 8 Март, Шушмабашта, авыл Мәдәният йорты сәхнәсендә әлеге искиткеч бәйрәмгә багышланган бәйрәм концерты булды, ул Тукай урамы үзешчәннәре көче белән әзерләнгән иде. Үткән еллардагы кебек үк, мондый бәйрәм көннәрендә мәдәният йорты тулы иде. Әлбәттә, бу көнне биредә төп тамашачылар төрле яшьтәге ханымнар иде, һәм бөтен игътибар аларга гына бирелде. Концертның башыннан алып баручылар,  һәм аларның ярдәмчеләре бөтен кич буена күңелле кәеф белән тамашачыларны шатландырды.Концерт бик уңышлы чыкты. Юмор, күңел ачу, җылы һәм назлы сүзләр күп булды, ә авыл халкы, үз чиратында, үзешчән артистларга юмарт алкышлар белән котлаулары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерделәр.