Алтын куллы әнием
7-нче март көнне Шушмабаш авыл китапханәсендә “Алтын куллы әнием!” дигән тематик кичә үткәрелде .Монда "Таяныч" ветераннар клубы членнары катнашты. Китапханәче бәйрәмнең тарихы белән таныштырды. Килгән китап сөюче хатын-кызларны бәйрәм белән котлап шигырьләр укылды, “Әниемә” исемле җыр башкарылды, викторина уздырылды,Нурания апа "Ялгыз ана" мөнәҗәтен әйтте,Әлфия апа башмак бәйләү серләрен ачты,Нургазидә апа апрельдә узачак референдум белән таныштырып үтте.