«Балкыш» фестивале
Шушмабаш авыл мәдәният йортында Шушмабаш зонасына кергән авыллар өчен Балкыш фестивале булып узды. Ул җиде номинация – аерым җыр, вокаль ансамбль, вокаль-инструменталь ансамбль, хор, нәфис сүз, фольклор күренеш, бию – буенча үтте. Соңыннан Арчада иң яхшы номерлардан торган йомгаклау концерты булачак.