Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Отчетное собрание по итогам работы сельского поселения за 2019 год

14 февраль көнне Шушмабаш авыл җирлегенең Шушмабаш мәдәният йортында 2019 елгы эшчәнлек нәтиҗәләре буенча "Северный" хуҗалыгының отчет җыелышы булды.ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүгә 75 ел, Арча районы оешуга 90 ел уңаеннан китап күргәзмәсе төзелеп аны авыл халкына тәкъдим иттек. Анда Арча муниципаль районы башлыгы Ильшат Нуриев катнашты. "Северный" хуҗалыгы 2019 елда яхшы нәтиҗәләргә иреште. Җыелыштан соң, барлык эшчеләр хөрмәтенә, Рөстәм Закиров төркеме катнашында концерт программасы оештырылды.