«Гасырлардан килгән хәзинә»
Шушмабаш авыл китапханәсендә күренекле татар язучысы, галим-фольклорист Нәкый Исәнбәтнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби кичә узды. Китапханәче Нәкый Исәнбәтнең тормыш юлы һәм иҗаты турында тирән эчтәлекле мәгълүматлар бирде, «Сандыгы тирән - хәзинәсе бай» дигән китаплар күргәзмәсенә урнаштырылган китаплар белән таныштырды.