Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Матур булу серләре"

 

Хатын-кызның төп өстенлеге булып аның матур тышкы кыяфәте тора. Ничә генә яшьтә булсалар да хатын-кызлар үз-үзләрен карыйлар. 19 январь көнне, Шушмабашш авыл китапханәсе, "Ак калфак" клубы әгъзалары өчен, "Матур булу серләре"дип исемләнгән мастер-класс үткәрде.Үземнең мең төрле күзәтүләремә, тәҗрибәмә таянып әйтәм һәм кирәк булса исбатлый да алам: безнең авылдагы һәр хатын-кыз үзенчә чибәр, үзенчә матур! Чын әгәр! Әнә, кемгәдер кереп чумардай серле күзләр, кыйгач кашлар бирелгән, кемдәдер башкалар көнләшерлек зифа буй-сын, сөйкемлелек, озын, куе чәчләр, нәфислек, йөзләргә нур сибүче күңел матурлыгы... Бары күрә, үзеңдә бу сыйфатлар барлыгын таный белергә генә кирәк. Бу урында нәни генә бер сер ачам: мин матур дип уйлаган һәр хатын-кыз дөньяга да бик чибәр булып күренә ул!  Бу юлларны укыган кайберәүләр, бәлки бу урында, әй сеңелем, авылда нинди матурлык күзгә күренсен, авыл хатыны эшкә баткан инде ул, дип уйлап (бәлки әйтеп) куяр. Миңа калса, барысы да үзебездән тора. Суыткычтагы катык коры тире өчен дә, куллар өчен дә менә дигән шифа! Ромашка, кычыткан суы белән битне юу, чәчне чайкау... Саный китсәң, кул астында гына да безне матур итүче күпме нигъмәт бар! Беләсезме, эш хәтта бу продуктларның файдалы компонентларында гына да түгел, ә үз-үзеңне кайгырта һәм ярата башлауда! Һәм моның нәтиҗәсе бик тиз күренәчәк әле!