Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Зирәклек килә еллар белән

         1 нче октябрь көнне 10.00 дә Шушмабаш авылы китапханәсендә  өлкәннәр көне уңаеннан  “Зирәклек килә еллар белән” дип аталган кичә  булды. Кичәгә китапханәгә йөрүче олы яшьтәге апалар чакырылды.Безнең һәрберебезнең изге бурычы – өлкәннәне хөрмәт итү, олылау, аларның ярдәмчесе һәм таянычы булу, игътибар һәм кайгыртучанлык күрсәтү. Алар туплаган белем, олы тәҗрибә, һәрьяклап эш итә белүләре  хәзерге чорда безнең һәрберебез өчен дә мөһим.Кичәнең беренче өлешендә өлкәннәр белән кызыклы викторина уздырылды, аларның яшь вакытлары, бергә эшләп йөргән күңелле чаклары искә төшерелде. Хатирәләр яңартылды.Икенче өлештә бергәләп чәй эчү оештырылды. Кичә бик җылы, күңелле узды.