Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Бер очрашу-үзе бер гомер».

Бүген мәктәбебездә Арча район үзәк китапханәсе каршындагы "Каурый каләм" исемле иҗат берләшмәсендә иҗат итүче һәвәскәр шагыйрәләр белән очрашу кичәсе булды. Безнең белән очрашуга берләшмә җитәкчесе Файзрахманова Халидә һәм үзебезнең төбәктә яшәп иҗат итүче Дамир Нуриәхмәтов килгән иделәр. Искиткеч эчтәлекле, иҗади, дулкынландыргыч булды бу очрашу. Шагыйрәләр үзләренең шигырьләрен укыдылар, укучыларыбызга киңәшләрен бирделәр. Чыгышлар концерт номерлары белән үрелеп барды. Мәктәбебез укучылары арасында да кәлам чарлаучылар бар, шагыйрәләргә үз иҗатларын укып күрсәтү мөмкинлеге чыкты. "Сезнең мәктәптә талантлы укучылар күп икән, шигырь языгыз, китап укыгыз, күңел байлыгыгызны арттырыгыз. Киләчәктә бәлки кайберләрегез шагыйрьләр сафында булыр дип өметләнәбез", - диделәр алар укучыларга. Очрашудан һәркем канәгать калды.