Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

Башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшыру.

         16 нче сентябрьдә Шушмабаш урта мәктәбендә башлангыч сыйныф укучыларына мәдәни көндәлек тапшырылды. Көндәлек  нәниләргә республикабызның тарихи-истәлекле урыннарына, төрле мәдәни чараларга юл күрсәтер һәм рухи байлыкларыбыз белән якыннанрак танышырга ярдәм итәргә тиеш. Әлеге мәдәни тәрбия һәм белем бирүгә юнәлтелгән проект планы нигезендә башлангыч сыйныф укучылары сыйныфташлары, әти-әниләре белән үзләре яшәгән шәһәрдәге, райондагы музей, театр, китапханә, концерт залларына йөрер, республикабызның һәм башкалабыз Казанның тарихи урыннарына сәяхәт итәр.