Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

"Бала, үз хокукларыңны бел!».

Шушмабаш авыл китапханәчесе 4 нче сыйныф укучылары   өчен "Бала, үз хокукларыңны бел!»дип исемләнгән мәгълүмәт сәгате узды. Уен формасында балалар ООН тарафыннан 1989 елның 20 нояберендә кабул ителгән Бала хокуклары турында Конвенция белән таныштылар. Балалар үзләренең хокукларын яклауга, үз фикерләрен белдерүгә, мәгълүмат алуга, белем алуга, ял итүгә хокуклары турында белделәр. Чара ахырында балалар алган белемнәрен ныгыттылар һәм истәлекле бүләкләр алдылар.