Белем бәйрәме
Бүген мәктәпләрдә җиз кыңгырау чыңы укучыларны һәм укытучыларны беренче дәрескә чакырып чыңлады. Безнең мәктәпнең дә 151 укучысын классларга җыйды ул сихри аваз. "Исәнме , мәктәп!" дип исемләнгән тантаналы чарада Арча ДОСАФ җитәкчесе Рөстәм Ринатович Алиев укучыларга һәм мәктәп коллективына хәерле уку еллары теләп ЮИД командасына велосипед тапшырды. Шулай ук традиция буенча авылдашыбыз ООО "Сервис-Агро" оешмасы җитәкчесе Каримов Габделхай Юсупович 1 класс укучыларына мәктәп кирәк-яраклары тутырылган рюкзаклар бүләк итте. Авыл җирлеге, "Северный " күмәк хуҗалыгы да укучыларга бүләкләр тапшырды. Авылыбызның ветераннар советы рәисе Кәүсәрия Габделхаковна һәм имам хатип Рөстәм хәзрәтнең хәер фатихалары белән Яңа уку елын башлап җибәрдек. Хәерле сәгатьтә!