"Күңелләр сафланадыр иман белән”
12 август көнне Корбан бәйрәме уңаеннан балалар өчен бәйрәм булды. Мондый чараны китапханәче оештырды. Балалар Корьән аятьләре, мөнәҗәтләр, шигырьләр сөйләделәр..Балалар һәм аларның әти-әниләре төрле уеннарда, викториналарда катнаштылар, призлар, бүләкләр алдылар. Шулай ук корбан итеннән пешерелгән пылау һәм чын самавырдан кайнар чәй белән сыйландылар.