Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Кояшлы аланда Лукоморья»

6 июнь-Пушкин Россия көне. Шушы истәлекле дата уңаеннан «Күбәләкләр» мәктәп яны лагеренда Бөек рус шагыйре А. С. Пушкинның тууына 220 ел тулуга багышланган «Кояшлы аланда Лукоморья» дип исемләнгән әдәби бәйрәм узды. Шушмабаш авыл китапханәчесе  балаларга Лукоморье нәрсә ул,анда кемнәр   яшәве  турында сөйләде, балалар үз җаваблары белән хикәясен тулыландырдылар. Җаваплар тулы булганнан сон ,А. С. Пушкин уйлап тапкан Әкиятләр иленә -Лукоморьега алып  киттек.   Балалар өчен төрле конкурслар, уеннар һәм викториналар үткәрелде: "Көзге", "Кем буага, кем ярга","Әкият тесты". Шулай ук шигырь укучылар конкурсы оештырылды  һәм "Пушкинны бергә укыйбыз"дигән   акциясе үткәрелде