Шушмабашская сельская библиотека - филиал № 55

«Балачак - бәхет иле»

Халыкара балаларны яклау көне безнең авылда ел саен зур, якты бәйрәм итеп билгеләп үтелә. Быел ул яңгыр булу сәбәпле мәктәптә узды, анда балалар өчен мавыктыргыч уеннар, концерт, атракционнар белән бай программа әзерләп куелган иде. Балалар бик куаныштылар һәм рәхәтләнеп күңел ачтылар. Башкача булуы да мөмкин түгел, ул бит аларның үз бәйрәмнәре .