Туган ягым-Шушмабаш
27 май көнне Пушкин картасы буенча туган якка багышланган квест үтте.
27 май көнне Пушкин картасы буенча туган якка багышланган квест үтте.
8 май көнне безнең авылыбызда да Җиңү бәйрәменә багышланган митинг узды.
Самара китапханәсе оештырган акциягә кушылдык
Бөек Җиңү көне алдыннан китапханә «Георгий тасмасы» акциясенә кушылды.
"Ветеранга кунакка" бөтенроссия акциясенә кушылып тыл ветераннарына һәм сугыш чоры балаларына күчтәнәчләр таратып, бәйрәм белән котладык
Татар халкы үзенең бөек шагыйре Габдулла Тукайны онытмый. Ел саен 26 апрельдә аның туган көнен билгеләп үтә. Ә быел, яраткан язучыбызның 138 еллыгы уңаеннан балалар иртәсе уздырылды.
Язның иң матур көнендә, карлар эреп, бозлар агып киткәч, агачларда хуш бөреләр уянган чагында, Шушмабаш урта мәктәбендә әдәби бәйрәм уздырылды. Сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның 138- еллыгы уңаеннан үткәрелгән бу бәйрәм
Шушмабаш мәдәният йортында«Тукай безнең йөрәкләрдә» музыкаль-шигъри кичәсе узды
Россия Президенты Владимир Путин 2024 елны илдә Гаилә елы дип игълан итте. Мондый карарны ул традицион гаилә кыйммәтләрен саклау һәм яклау максатында кабул итте. Гаилә елы кысаларында “Арча үзәкләштерелгән китапханәләр системасы” муниципаль бюджет учреждениесы “Китаплы гаилә – гыйлемле гаилә” дип исемләнгән иҗади бәйге игълан итте.
12 апрель – Космонавтика көне, кешелек тарихының истәлекле датасы. Бу көнне космоска кешенең беренче очуы ясалды
Бөтендөнья сәламәтлек көне ел саен 7 апрельдә 1948 елда Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы оештырылган көнне билгеләп үтелә.
Бөтендөнья балалары яратып укый торган әкиятләрнең авторы Ганс Христиан Андерсен 1805 елның 2 апрелендә туган. 1967 елдан бәйрәм ителүче Халыкара балалар китабы көне нәкъ менә бөек әкиятченең туган көнендә билгеләнә дә инде.
"Кошлар көне" уңаеннан зурлар төркемендә "Каурыйлылар патшалыгында" исемле чара узды.
Нәүрүз – татар халкының иң матур йола бәйрәмнәреннән берсе, ул 21 мартта көн белән төн тигезләшкән көнгә туры килә. Бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала. Ул – дуслык, киң күңеллелек, кунакчыллыкны үз эченә ала. Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата, икенче төрле язгы Яңа ел, дип тә әйтәләр. Бу көнне кешеләр кунак чакыралар, бер-берсенә булган үпкә-ачуларын оныталар, җырлыйлар һәм бииләр, рәхәтләнеп күңел ачалар, уеннар уйныйлар.
21 нче февраль — Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге дата уңаеннан Шушмабаш урта мәктәбендә «Туган телем дуслык теле» дип исемләнгән чара оештырылды
Февраль Ватан тарихында истәлекле көннәргә бай, шуларның берсе-Әфганстаннан совет гаскәрләрен чыгару көне. Бу көндә Шушмабаш урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән очрашуга әфганчылар Нәбиев Фәнис Мөдәррис улы, Шәймәрданов Әнис Равил улы килде.
7 февраль көнне Шушмабаш мәдәният йортында татар язучысы, шагыйрь, журналист, «Безнең мирас» журналының баш мөхәррире Ләбиб Леррон белән очрашу булып үтте. Очрашуны Шушмабаш авыл җирлеге китапханәчеләре оештырды, әдәбият сөюче киң катлам укучылар чакырылды.
2 февраль көнне Шушмабаш мәдәният йортында “Бөек Cталинград!” дип исемләнгән тарих сәгате үтте.
Халыкара Холокост корбаннарын искә алу һәм «Освенцим» концлагерен азат итүгә 75 ел тулу уңаеннан, ««Обыкновенный фашизм»» дигән хәтер сәгате уздырды.
27 гыйнвар - Ленинград блокадасы камалышын тәмамлау көне. Шул уңайдан, Шушмабаш авылы мәктәбендә 1-9 сыйныф укучылары өчен класс сәгате узган.