Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Гаилә бәхете-ил бәхете”

3 майда Шура авыл китапханәчесе һәм клуб мөдире “Гаилә бәхете-ил бәхете” дип аталган бәйрәм кичәсе оештырды. Кичәгә 59, 57 һәм 54 ел бергә гомер иткән өлкән яшьтәге 5 пар чакырылды. Аларның һәрберсен сәхнәгә чакырып, тормышларында булган кызыклы вакыйгалар турында уртаклаштык. Арча муниципаль район ЗАГС бүлегеннән җибәрелгән истәлек бүләк-сәгать тапшырдык. Һәр гаиләнең дә балалары, оныклары һәм оныкчыклары әби-бабайларын котлап чыгыш ясадылар, бүләкләр тапшырдылар. Кичә бик күңелле узды.