Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Әдәп төбе-матур гадәт”

Китапханәдә кече яшьтәге мәктәп укучылары белән “Әдәп төбе-матур гадәт”дигән темага әдәплелек дәресе узды. Укучылар өчен китап күргәзмәсендә урын алган “Тәмле сүз”, “Матур буласың килсә”, “Иң матур сүз” китапларына күзәтү ясалды. Бөек мәгърифәтче, галим Каюм Насыйриның мәгънәле сүзләре дә дәрес барышында балаларга җиткерелде. “Нәрсә ярый? Нәрсә ярамый?” уены чарада катнашучыларга бик күңелле булды.