Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз”

Шура авыл китапханәсендә “Иң яхшыларын укырга вакыт: А.Алиш исемендәге премия лауреатлары китапларын укыйбыз” дип аталган Республика акциясе кысаларында Татарстан язучыларының балаларга багышлап язган әсәрләрен кычкырып уку оштырылды. Акциядә катнашучы кече яшьтәге мәктәп укучыларына  “Татарстан язучылары-балаларга” дип аталган китап күргәзмәсе тәкъдим ителде. Күргәзмәгә  Абдулла Алиш исемендәге премиягә ия булган язучылар һәм шагыйрьләрнең китаплары куелды. Чара барышында балалар үзләре яратып укый авторларны атадылар. Рафис Корбан, Роберт Миңнуллин, Хәкимҗан Халиков, Шәүкәт Галиев, Рөстәм Мингалим шигырьләре балаларга күбрәк таныш. Бәйрәм вакытларында да  әлеге шагыйрьләрнең әсәрләре ешрак укыла. Акция барышында  Х.Халиковның “Сакчы күркә”, Ш.Галиевнең “Шәвәли шуклыклары”, Р.Миңнуллинның “Мин мактанчык түгел”, Р.Мингалимнең “Өч үрдәк” дип аталган шигырь җыентыкларыннан файдаланылды.