Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Сүзе хакның йөзе ак”

Китапханәдә сатирик-язучы, публицист Фәнзаман Батталның тууына 80 ел тулуга багышлап “Сүзе хакның йөзе ак” дигән темага китап күргәзмәсе оештырылды. Китап укучыларга  авторның әсәрләренә күзәтү тәкъдим ителде. Матбугат битләрендә басылып чыккан кайбер материаллар да язучының иҗаты һәм тормышы турында тирәнрәк белергә ярдәм иттеләр.