Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“И туган тел!”

21февраль-Халыкара туган тел көне уңаеннан китапханә белән берлектә Шурабаш төп гомумбелем бирү мәктәбендә “И туган тел!” дигән әдәби кичә узды. Кичәдә туган телгә багышланган җырлар, шигырьләр яңгырады. Мари милләтеннән булган укучылар да  туган телләрен яратулары хакында җыр һәм биюләре аша җиткерделәр.