Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Әфганстан...Без узган юллар”

Совет гаскәрләренең Әфганстаннан чыгарылуына 30 ел тулуга багышлап Шура авыл китапханәсе белән берлектә Шурабаш төп гомумбелем бирү мәктәбендә “Әфганстан...Без узган юллар”дип аталган сугышчы интернационалистлар белән очрашу оештырылды. Көн буранлы булу сәбәпле очрашуга чакырылган кунакларның бары берсе генә-Зиннәтуллин Рәфикъ кына килә алды. Чара барышында укучылар үзләрен кызыксындырган сораулар белән Рәфикъ абыйларына мөрәҗәгать иттеләр, Әфган сугышының ни дәрәҗәдә куркыныч һәм аяусыз булуы турында белделәр. Рәфикъ Зиннәтуллин үз чиратында укучыларны сәламәт тормыш рәвеше алып барырга, спорт белән шөгыльләнергә, авырлыклар алдында куркып калмаска чакырды. Очрашу бик файдалы һәм эчтәлекле булды.