Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Китап бирәм бүләккә”

14 февраль- Халыкара китап бүләк итү көненә багышлап китапханәдә “Китап бирәм бүләккә”дигән темага библиографик дәрес үтте.  Дәрес вакытында китапның бәһасез бүләк икәнлеге турында, ул бүләкнең рухи байлык бирүе хакында мәктәп укучылары белән җанлы сөйләшү булды. Чарада катнашучылар бер-берсенең туган көннәренә үзләре яратып укыган китапларын бүләк итәргә сүз куештылар.