Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Җырлап-биеп әйләнәбез яшел чыршы тирәли”

Шура авыл китапханәсе һәм клуб берлектә балалар өчен “Җырлап-биеп әйләнәбез яшел чыршы тирәли” дип аталган бәйрәм кичәсе оештырдык. Бәйрәмдә катнашкан балалар һәрберсе маскарад костюмнардан килделәр. Алар Кыш бабайга шигырьләр сөйләделәр, җырлар башкардылар. Бәйрәм барышында  төрле уеннар уйнадылар. Балалар өчен лоторея  да уйнатылды.