Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

Бердәм мәдәният көне

14сентябрь-Бердәм мәдәният көне буларак Шурабаш авыл китапханәсендә Шурабаш төп гомумбелем бирү мәктәбенең башлангыч класс укучыларына тантаналы рәвештә Мәдәни көндәлек тапшыру оештырылды. Шура авыл китапханәчесе Фазылҗанова Гүзәлия балалар каршында эчтәлекле чыгыш ясады. Мәдәни көндәлекне тутыру тәртибе турында кабат искә төшердек, район һәм республиканың истәлекле урыннарында булырга кирәклеген искәрттек.