Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Рәхмәт Сезгә Бөек Җиңү өчен!”

8 май көнне Шура авыл клубы белән берлектә Бөек Җиңүнең 73 еллыгы уңаеннан авылыбызда яшәүче сугыш һәм тыл ветераннары хөрмәтенә “Рәхмәт Сезгә Бөек Җиңү өчен!” дип аталган чара оештырылды. Шура һәм Кече Әтнә авылларыннан сугышта үлеп калган авылдашларны искә алып обелискка венок салынды.