Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

Бар җырымны илгә багышладым!

15 февраль – герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 110 ел тулуга багышлап мәктәп укучылары белән әдәби кичә оештырылды. Кичәдә шагыйрьнең шигырьләрен, аның сүзләренә язылган җырларны укучылар тәкъдим иттеләр. Китап күргәзмәсе, презентация, мәтбугат материаллары аша Җәлил һәм җәлилчеләр турында укучыларга күп кенә өстәмә мәгълүмат бирелде.