Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын”

 Китапханәдә  авыл клубы белән берлектә бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 132 ел тулуга багышлап мәктәп укучылары белән “Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дигән темага шигырь кичәсе оештырдылар. Кичәдә шагыйрьнең балалар өчен язылган бик күп шигырьләре яңгырады, әкиятләрдән өзекләр уйналды. Чараны карага килүчеләр белән викторина да уздырылды. Китап күргәзмәсе, әкиятләргә карата эшләнгән кул эшләре дә сәхнәдә урын алдылар.