Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Гадәтнең дә була төрлесе”

Китапханәдә “Гадәтнең дә була төрлесе” дигән темага әдәплелек дәресе узды. Кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары белән кабат исәнләшү сүзләрен, табын әдәпләрен искә төшердек. Өлкәннәргә карата хөрмәт, дуслык, яхшы сүз турында мәкальләр, Габдулла Тукай, Абдулла Алиш, Әминә Бикчәнтәева шигырьләре һәм Фәнис Яруллин, Батулла, Идрис Туктар хикәяләр белән дәреснең эчтәлеген баеттык.