Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Шәл бәйләдем”

“Ак калфак” җәмгыяте Шура авыл бүлекчәсенең чираттагы утырышы “Шәл бәйләдем” дигән исем астында узды. Авылда электән үк бик оста шәл бәйләүчеләр яшәгән. Бу традиция әле дә дәвам итә. Хәзерге үсеп килүче яшь буынны шәл бәйләү серләрен белән таныштыру максатыннан мамыкны ничек эшкәртү, аялау, җеп эрләү, бәйләү үрнәкләре турында бик матур һәм эчтәлекле кичә оештырдык. Авылның “Чордашлар” халык фольклор коллективы чыгышы килгән укучыларга бик ошады.