Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

«Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы»

«Язгы мәрхәмәтле эшләр атналыгы» акциясе кысаларында Шура авыл китапханәсе тарафыннан кайбер эшләр башкарылды. 2018 ел-Татарстанда Лев Толстой елы дип игълан ителү сәбәпле, 13 март көнне мәктәп укучылары арасында сәнгатьле уку буенча конкурс оештырылды. Бөек Ватан сугышы ветераны Исмәгыйлев Ризван абыйның өенә хәл белергә барып, яңа матбугат басмалары турында сөйләшеп, фикер алыштык. 18март көнне илебездә булган иң мөһим чара – Президент сайлауларында авылның барлык сайлаучылары да катнашты. Иң өлкән кеше – Бөек Ватан сугышы ветераны 95 яшьлек Хакимов Әхмәтвәли бабай да, сайлау участогына үзе килеп, тавыш бирде.