Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

«Булганнан бар да була»

8 Март-Халыкара хатын-кызлар көненә багышлап Шура авыл китапханәсендә “Булганнан бар да була” дип аталган кул эшләре күргәзмәсе оештырылды. Күргәзмәгә төрле үрнәкләр белән бәйләнгән оекбашлар, балалар һәм олылар өчен башмаклар, ыргак белән бәйләнгән гөлчәчәкләр алып килделәр. Бар күңелен биреп эшләнгән эшләрдән хатын-кызларның осталыгы, уңганлыгы,җитезлеге күренеп тора. Аларга киләчәктә дә уңышлар телибез.