Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Бөек исмең синең илгә кайтты”

Язучы Гаяз Исхакыйның тууына 140 ел тулуга багышлап Шура авыл китапханәсендә “Бөек исмең синең илгә кайтты” дип аталган китап күргәзмәсе оештырылды. Китапханәгә килүчеләр язучы тормышының фаҗигале һәм аянычлы яклары белән таныштылар. Күргәзмәдәге китаплар һәм “Мәдәни җомга” газетасы материаллары укучыларга күп кенә яңа мәгълуматлар алырга ярдәм итте.