Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Яклыйк, саклыйк Туган телебезне!”

20 февральдә Шурабаш төп гомумбелем бирү мәктәбе белән берлектә Халыкара Туган тел көненә багышлап “Яклыйк, саклыйк Туган телебезне!” дип аталган әдәби кичә узды. Укучылар туган телебез - татар теле турында шигырьләр һәм җырлар башкардылар, бөек шәхесләрнең туган тел турында әйткән сүзләрен искә төшерделәр. Бөтен татар җәмәгатьчелегенең татар телен кысрыклауга карата булган килешмәүчәнлеге турында да сүз булды. Кичә “Туган тел” җыры белән тәмамланды.