Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Әфганчылар-безнең горурлыгыбыз!”

15 февральдә Шура авыл китапханәсендә “Әфганчылар-безнең горурлыгыбыз!” дигән исем астында авылдашларыбыз Шәйхиев Зөлфәт һәм Зиннәтуллин Рәфикъ белән очрашу узды. Мәктәп укучылары ел саен бу очрашуны көтеп ала. Әфган сугышында катнашкан ветераннарга сораулар биреп, фотосүрәтләр карап, очрашу бик күңелле үтте. Укучылар авылдашлары белән горурланулары, үзләре дә алардан үрнәк алырга тырышулары турында әйттеләр.