Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар”

9 февраль көнне Татарстанның халык шагыйре Фәнис Яруллинның тууына 80 ел тулуга багышлап “Көчле рухлылар гына максатка ирешә алалар” дип аталган шигъри композиция үткәрелде. Чарада мәктәп укучылары катнашты. Алар шагыйрьнең әниләргә багышланган, туган авыл, мәхәббәт, тормыш турындагы шигырьләрен укыдылар. Китапханәче Фазылҗанова Гүзәлия Фәнис Яруллинның тормышы һәм иҗаты, хатыны Нурсия ханым турында эчтәлекле чыгыш ясады. Нурсия ханымга “Фидакарь хезмәт өчен” медале тапшыру турындагы хәбәрне ишетү дә күңелле булды.