“Без боларны беләбезме?”
7 февраль-Татарстан Республикасы гербы кабул ителгән көн уңаеннан Шура авыл китапханәсендә кече һәм урта яшьтәге мәктәп укучылары белән “Без боларны беләбезме?” дип аталган сорау-җавап кичәсе уздырылды. Укучылар бу датаның әһәмиятлелеге турында мәгълумат алдылар. Алар Татарстан Республикасының Дәүләт символлары , аларның илебезнең Конституциясе тарафыннан кабул ителүе турында кызыксынып тыңладылар.