Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Китап юлдашчың булсын”

25 январьда 5-8 класс укучылары өчен “Китап юлдашчың булсын” дигән исем астында библиографик дәрес узды. Дәрес барышында укучылар белән китапның кеше тормышында уйнаган роле, әһәмияте турында сөйләшү булды. Китап турында бөек шәхесләрнең канатлы сүзләре, әйтемнәр, мәкальләр яңгырады. Укучыларда китапка, китап укуга карата уңай йогынты ясау максатыннан уздырылган мондый очрашулар беркайчан да эссез югалмыйлар.