Шуринская сельская библиотека - филиал № 54

“Яшел чыршы янында кунакта”

6 январь көнне Шура авыл клубы белән берлектә кече һәм урта яшьтәге мәктәп балалары өчен “Яшел чыршы янында кунакта” дип аталган шигъри кичә оештырылды. Кичә бәйрәм атмосферасында узды. Балалар Яңа ел турында шигырьләр, җырлар башкардылар, биеделәр. Алар өчен лоторея уены үткәрелде. Кичәне карарга килгән әти-әниләр дә бик канәгать булдылар.